Әни җиләк җыя (исполнитель: Лилия Биктимирова һәм Гөлназ)

Әни җиләк җыя, хәлләр җыя-җыя,
Күбәләкләр очып йөргән болында.
Шул болында колын кебек минем кызым
Җиләк җыеп йөри янымда.

Телгәш саен җиләк пешеп беткән бигрәк - 
Кызылы да тәмле, тәмле алы да.
Телгәшләре син дер, җиләге ул мин дер
Шундый рәхәт әни янында.

Җиләк җитә-җитә үзе өзелеп төшә.
Җиткән телгәшләре кызылдан-кызыл.
Өзелеп пешәсең дэ, өзелеп төшәсең дә - 
Тормышта да шулай шул, кызым.

Җиләк кебек чагың искә төште тагын
Җиләк өзгән кызыма карап тордым да.
Сизәм әни күңелең җиләк кебек гомерең
Матур үтәр минем кызымда.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
А нам не вернуть эти дни  Ebullient future Yuko ver Yumiko Nakajima  Ruslan-Kef ele  Внуки Бока  Moscow Moscow Чингис Хан  Spaceman That I Used To Know  V7 club - любимая часть  G-nise нечего терять 
О чем песня
Лилия Биктимирова һәм Гөлназ - Әни җиләк җыя?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен