Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар, Күңелләргә кергән (исполнитель: Хания Фархи)

Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар,
Күңелләргә кергән көз моңы.
Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар,
Дөнья мәшәкате өй тулы.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә.
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

"Алда әле безнең сөю таңы", — диеп,
Өметләндермәче, гүзәлем.
Нигә кирәк инде, соңлап килгән бәхет.
Түзә алмас кебек йөрәгем.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар, белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып,
Ул сөюем сүнде, атылды.
Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк:
"Йә, ходаем, бирче сабырлык".

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Markul Корабли в бутылках  Пойдем за мной the limba  Мц шуруп  Бэхэтем син минем хания фархи  Бэхетем син минем хания фархи  Бергенам син минем ахсанов хания фархи  Не могу я без тебя нас разлука  Аккорды песни залетела душа в тело 
О чем песня
Хания Фархи - Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар, Күңелләргә кергән?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен