Кыр казлары /минус/ (исполнитель: Зәйнәп Фәрхетдинова)

Азат Хөсәенов көе  Абдулла Алиш сүзләре

Бүген таңда күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.

Юллар озын сезнең, кыр казлары,
Урал таулар аша чыгарсыз.
Канатыгыз сезнең тузанланса,
Агыйделгә төшеп юарсыз.

Әйтер идем, әгәр телен белсәм,
Әманәтем алып кит, диеп.
Туган авылым аша юллар тотсаң,
Сөйгәнемә сәлам әйт, диеп.

Юллар озын сезнең, кыр казлары,
Урал таулар аша чыгарсыз.
Канатыгыз сезнең тузанланса,
Агыйделгә төшеп юарсыз.

Бүген таңда күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.

Юллар озын сезнең, кыр казлары,
Урал таулар аша чыгарсыз.
Канатыгыз сезнең тузанланса,
Агыйделгә төшеп юарсыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Francis Cabrel Octobre  Francis Cabrel Petite Marie  Francis Cabrel La Dame De Haute-Savoie  Francis Cabrel Il Faudra Leur Dire  Francis Cabrel Encore Et Encore  Слот amadeus  Francis Cabrel presque rien  Francis Cabrel Reste du Temps 
О чем песня
Зәйнәп Фәрхетдинова - Кыр казлары /минус/?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен