Тукта вакыт, бер минутка (минус) (Ленар Хаметов г. Казань) (исполнитель: Раяз Фасихов)

Берьялгызым уяндым мин иртән,
Язу калган: 'Күрешмәбез бүтән'.
Бушап калган төсле булды дөнья,
Әйтерсең лә яшен сукты миңа.

Юк, тукта, юк, тукта,
Салма мине, салма мине утка.
Җитешмәдек бары бер минутка,
Шул минутта бар да чыкты юкка.
Юк, тукта, юк, тукта,
Салма мине, салма мине утка,
Атлыйм әле артка ике адым,
Очратырмын анда сине тагын.

Үпкәләүләр узды инде күптән,
Килмә диеп әйтмәс идем бүтән.
Кичерүләр, беләм, җиңел түгел,
Һаман юксына бит сине күңел,

Син юкта, син юкта...
Тукта, вакыт, тукта вакыт, тукта
Атлыйм әле ике адым артка,
Сиңа таба, синең яңга таба.
Юк, тукта, юк, тукта,
Салма мине, салма мине утка.
Атлыйм әле артка ике адым,
Очратырмын анда сине тагын.

Бар да һәл ителде шул бер кичне,
Бер учыма җыйдым бөтен көчне.
Мин гаепле, кичер инде мине,
Кичер мине, мин яратам сине.

Бу кичтә, бу кичтә
Килерсең дип уйламадым һич тә.
Атлыйм әле ике адым алга,
Сиңа таба, сиңа, синең янга.
Юк, тукта, юк, тукта,
Салма мине, салма мине утка
Сабыр итик бары бер минутка,
Тукта, вакыт, тукта бер минутка.  2 тапкыр
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Про монолит  Уходи- боудя  Арм диаспора  Marie laforet  Любе бабушка  Bahh tee тороплюсь  Нервы аватар  Ю а бьютифул 
О чем песня
Раяз Фасихов - Тукта вакыт, бер минутка (минус) (Ленар Хаметов г. Казань)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен