Эх, туган ягым........Якын миңа урманнарың, Үзәннәрең, күлләрен. (исполнитель: Салават Фәтхетдинов)
Бүре Урманга карый дип гаеплиләр Бүректәге бүре баласын. Бәгырьсезләр мәңге аңлый алмый Нарасыйның йөрәк ярасын. Оо-ооо Бәгырьсезләр мәңге аңлый алмый Нарасыйның йөрәк ярасын. Әдәм исе сеңгән йонлач бүрек Җәнлек тунап теккән киемдер. Бүре балакайга аның өчен Кичергесез җәннәт түгелдер Оо-ооо Бүре балакайга аның өчен Кичергесез җәннәт түгелдер Проигрыш Ә бүреккә аны аучы салган Атып алгач газис әнкәсен. Бәйгә күнектереп бәләкәйдән Эткә әйләндерү максаты. Оо-ооо Бәйгә күнектереп бәләкәйдән Эткә әйләндерү максаты. Модуляция Урманга карый дип гаеплиләр Бүректәге нәни бүрене. Ә бит ул тумыштан Ватан-пәрвар Шуңа илен барлый үрелеп. Оо-ооо Ә бит ул тумыштан Ватан-пәрвар Шуңа илен барлый үрелеп. Ә бит ул тумыштан Ватан-пәрвар Шуңа илен барлый үрелеп. – 2 тапкыр