Йолдызлардан эзлим (исполнитель: Ирек Галимов)
Ай нурлары тешеп җиткәч
Арыган урамнарга .
Тышка чыгып карап торам 
Ачылган һаваларга ,
 Ачылган һаваларга .    #u2fe21fec06s#  
        Йолдызлардан эзләп карыйм
        Сагышлы күзләреңне .
        Әйтерсең йолдызлар белә
         Синең җан серләреңне.
Синең серле күзләреңне 
Күкләрдән табалмадым.
Йолдыз атылгач теләкне 
Әйтеп калдыралмадым,
Әйтеп калдыралмадым.#u2fe21fec06s#
        Йолдызлардан эзләп карыйм
        Сагышлы күзләреңне .
        Әйтерсең йолдызлар белә
         Синең җан серләреңне.
Иң матур йолдызны сиңа 
Бүләк итәргә идем .
Таң атканда аның ялгыз
Калганын беләлмәдем,
Калганын беләлмәдем.#u2fe21fec06s#
        Йолдызлардан эзләп карыйм
        Сагышлы күзләреңне .
        Әйтерсең йолдызлар белә
         Синең җан серләреңне.
         Әйтерсең йолдызлар белә
          Синең җан серләреңне.
	