Энкэй(Хаваларда житми кебек ойдэ энисез калгач) (исполнитель: Салават)

Өебезнең нуры сүнде 
Әниемне җирләгәч.
Бер җирем авыртмый диде,
Белгертмәде чирләгәч.
Яме сүнде бүлмәләрнең,
Бушлык басты күңелне.
Тыя алмадым яшьләремне – 
Тәгәрәшеп түгелде.

Кушымта:
Һавалар да җитми кебек
Өйдә әнисез калгач.
Синсез бит мин җәйләремдә
Яфраксыз, нурсыз агач.

Нурсызланды якты дөнья,
Юк кояшның җылысы.
Килә бары бертуктаусыз
Үксеп-үксеп елыйсы.
Синең белән яшәлгән күк,
Яшәлмәгән дә кебек.
Каршы ала идең мине
Карашың белән үбеп.

Кушымта

Истән чыкмас инде синең
Соңгы тын алышларың.
Ник гел югалтудан тора
Гомернең агышлары?
Белә безнең кадерләрен
Кадерлеләр бар чакта.
Син бит бәхетле, әнкәем,
Каберең туган якта.

Кушымта
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Баллада о дружбе Мы у Васи в  Годовщина Настя и Эльшан Насиров ЗАКА3 Эльшан L  Нурлан Совгатов-Закрыто сердце для любви 2014 о  Малышка sound by SHOMA Женя дмитренко и kempel  Солнечный мир Год Змеи - Хмельницкая Мария  Fiya Cap Evil pimp  Покажи язык всем своим проблемам D  Мала мала маладой в этом вся фишка виталяДЖА 
О чем песня
Салават - Энкэй(Хаваларда житми кебек ойдэ энисез калгач)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен