Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, (исполнитель: АПАМ...)

Матур булып кердең тормышыма, 
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Ургылыплар керсез күңелемнән
Челтери шул моңнар чишмәсе,
Шул чишмәнең борма юлларыннан
Алып сине килә китәсе.

Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Минем кебек син дә уйлан әле,
Ис(е)ңә төшер матур чакларны.
Безнең сөю шундый гүзәл иде,
Истәлекләр итеп сакларлык.

Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә.

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.

Язлар булып әйләнеп кил әле,
Беркайчан да сүнмә, сүрелмә.
Ярсу язны уйлап сине көтәм,
Күңелемнән моңнар түгелә
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
НАШЕ ДЕЛО Винт и Шарп-Живи Сердцем  Ильдар Насыров - Синен кузлэр  Нева Пятница 5nizza  Неведомая даль  Love Letter For You Key SHINee ft Iu  Butterfly fly away miley cyrus  Бессоница Гамора- 
О чем песня
АПАМ... - Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән,?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен