Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Таулар сере — синең ачкан серләр, Таулар керә минем төшемә. Күңел күзем һаман сиңа карый — Ерактагы якын кешемә. Мәхәббәтем кайнар сулыш өрсен Көзен-кышын юлда өшемә. Сиңа оча минем йөрәк хисем Ерактагы якын кешемә. Сукмакларын үрдән-үргә узсын, Уңыш телим авыр эшеңдә. Җыр җибәрәм яңа көйгә салып Ерактагы якын кешемә.