Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Вәгъдәләр биргән көнеңнән Бер ел гына узмады. Әллә язмыш көлеп йөри, Әллә юллар бормалы. Кайтам дидең,кайтам дидең, Кайтам дидең-кайтмадың. Сине уйлап уза инде Минем яшьлек язларым. Кайтам дидең, тик көт дидең, Ә хәзергә иртәрәк. Соң булмасмы? Юлыбызга Куймаслармы киртәләр?