Үгет-нәсихәт (Акмулла шигыре) (исполнитель: Мингол Галиев)
Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман дигән, Ахирәт эшләренә инан дигән; "Хода кичәр" дигән менән эш бетмәйде, Иман шартын өйрәнмәсә – Ибан дигән. Икенче кыйммәт нәрсә – күңел дигән, Күңле бозык адәмнән түңел дигән; Бозыкка җир өстеннән асты артык, Булмаса күңел таза – күмел дигән! Өченче кыйммәт нәрсә – гакыл дигән, Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр дигән; Аз эшкә ачуланып, динен бозар, Иманын көферлеккә сатыр дигән. Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер дигән, Нигъмәткә шөкерсезлек – көфер дигән; Җаткан җирдән "Ходай кичәр" дигән – хурлык, Сәбәб эзләп, төз җул менән җөгер дигән! Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәб дигән, Әдәб дигән – мәхәббәткә сәбәб дигән; Көферлек әдәбледә тормагандай, Әдәбсездә иман тору гаҗәб дигән Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр дигән, Сабыр кеше морадын табыр дигән; Һәр эшдә сабырсызның төбе – хурлык, Сабырсызлык башка бәла салыр дигән!.. Акмулла.