Кайда син талым, кайда син ярым? (исполнитель: Салават Фатхутдинов)

Авыл башында бер тал бар иде, 
Талга сөялгән сөйгән яр иде.
Мин кайтып киләм алар юк инде
Исә бары тик сагыш-зар җиле.

Кушымта:

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Таллар сагышы, сулар агышы,
Шуңа охшаган кеше язмышы.
Чишмәдән башлый, диңгезгә ургый
Давыллап ала һәм кисәк туктый.

Кушымта:

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Әрнүдән көйгән тал туфрагына
Мин тал утыртым авыл башына
Сүнгән яшлегем кабат кабынмас
Су сибеп торам өзелеп сагынгач

Кушымта:

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Низко посаженный ваз Чёткий таз радует глаз  Квитка цисик  Потекло  Womanizer Britney Spears  Жана жыл Мухан Абдукасым оригинал минус  Песня Уитли Portal 2  Розы под снегом 1998 Батурин Андрей 
О чем песня
Салават Фатхутдинов - Кайда син талым, кайда син ярым??
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен