Уйлап эйт сузенне (исполнитель: Илдар Хэкимов)

Уйлап әйт сүзеңне , ашыкма 
Күңелләр кыллардан тоташкан.
Бер генә бирелгән яшәргә
Сыкрап янмасын безнең җан.
        Уйлап әйт , уйлап әйт сүзеңне
        Күңелләр хисләргә төренгән.
        Бер сүздән җиде кат күкләргә 
        Очарлык  көч безгә бирелгән.
Уйламый әйтелгән начар сүз
Төзәлмәс яралар ясаган.
Әйтегез -әрнүсез ,ярасыз
Бар микән арада берәр җан. 
        Уйлап әйт , уйлап әйт сүзеңне
        Күңелләр хисләргә төренгән.
        Бер сүздән җиде кат күкләргә 
        Очарлык  көч безгә бирелгән.
Һушыткән, күксегән йөрәкнең
Ничекләр сөртергә яшләрен.
Сүзләрнең гөнаһы җуелмас
Белмибез бит күпме яшәрен.
        Уйлап әйт , уйлап әйт сүзеңне
        Күңелләр хисләргә төренгән.
        Бер сүздән җиде кат күкләргә 
        Очарлык  көч безгә бирелгән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Персона 3  Do You Hear the People Sing  Stanton Warriors  Решетняк соломинка  La Seine ost Монстр в Париже Vanessa Paradis  На улицах будущего проект  Oxxxymiron - день памяти физкультурника 
О чем песня
Илдар Хэкимов - Уйлап эйт сузенне?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен