Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсуланам,
Бәгеркәем мине күрдисәм.
Кайгы хәсрәтем дә юк кебек,
Йөрәк яна ярсый ут кебек.
Газапланам иртә - кичләрен,
Әйтәлмичә йөрәк серләрем.
Яннарыма гына килсә иде,
Сөям сине, бәгьрем, дисә иде.
Күзләреңә алмый күзләрем,
Әйтер идем йөрәк серләрем.