Үз ярын тапсын ялгызлар,парлы үтсен гомерләр!) (исполнитель: Гузель Уразова)

"Гүзәл дөнья, серле дөнья, 
Дөнья түгәрәк!"- диләр.
Дөньяның бар ямен тоя
Парлашып яши кемнәр.

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Киң күңелгә бар да сыя,
Яхшы булгач ниятләр.
Парлы тормыш матурлана,
Булса күркәм гадәтләр.

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Җырлар тыңлап кем моңлана?..
Ярсыз, парсыз күңелләр...
Үз илендә ялгызлар да,
Юк!.. Бәхетсез түгелләр!

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Pentangle Sovay  The Pentangle The Cruel Sister  The Pentangle Lyke Wake Dirge  Ранетки-  The Pentangle Cruel Sister  Kapela ze wsi Warszawa Mateusz  Kapela ze wsi Warszawa jechali baby  Kapela ze wsi Warszawa ja do ciebzie 
О чем песня
Гузель Уразова - Үз ярын тапсын ялгызлар,парлы үтсен гомерләр!)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен