Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Миңа балкан күзләреңнән Үбәм сине шашып... Үбәм... миннән башкаларга Булмасын ул гашыйк. Күзләрең белән берочтан Керфегеңнән үбәм... Усал күзләр караганда Алар төшсен түбән. Йөрәгеңнән үбәр идем, Күренми шул йөрәк — Ай ул йөрәк, серле йөрәк, Яши тирәндәрәк. Колак яфракларың синең Кытыклансын, үбәм. Беркайчан да авыр сүзләр Ишетмәсен миннән. Күзләреңнән, битләреңнән, Маңгаеңнан үбәм — Җыерчыклар алмасыннар Минем гаеп белән.