слова Нурлана Ганиева, музыка Радифа Зарипова (исполнитель: Радиф Зарипов - "Балан җыя әнкәй")

Балан җыя әнкәй җырлый-җырлый, Чәчкәйләрен җилләр тарата. Әллә инде әнкәй бу мизгелне Барысыннан да ныграк ярата. Кушымта: Нигә генә үзең теләгенчә Язып булмый икән язмышны. Балдай татлыларны язар идем, Алмас идем әрнү-ялгышны. Гүя әнкәй тәлгәшләрне түгел, Ялгышларын җыя өзелеп. Һәр тәлгәшне өзгән саен аның Йөрәккәе куя өзелеп. 
Кушымта
Учларында күпме әче балан, Язмышларың кебек әчеләр. Шул баланнар белән бер сөйләшсәм, Күңелләрем никтер ачыла. Балан җыя әнкәй җырлый-җырлый, Бите буйлап ага күз яше. Юк, әнием, бу күз яше түгел - Әче-татлы балан тәлгәше. Кушымта: Нигә генә үзең теләгенчә Язып булмый икән язмышны. Балдай татлыларны язар идем, Алмас идем әрнү-ялгышны.
Ответить  ·    
 

.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Деревня Нижние Емангаши Горномарийского  Роза чайная 2012 Кай Метов  Возле столика напротив ты сидишь в полоборота  Azazello ворожея  Журавли в весеннем небе 1965 муз  Где-то Арина и Размер Project русский размер  А а я люблю тебя как беби Селена Гомез  Это электрическая любовь T1One 
О чем песня
Радиф Зарипов - "Балан җыя әнкәй" - слова Нурлана Ганиева, музыка Радифа Зарипова?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен