Кар исе ( feat Ilgiz Shaihraziev) (исполнитель: Axelle)

Өметләр көз белән өзелеп китәр
Син көтмә, юатмас салкын сүзләр.
Өнемдә, ялгыз урамнан үтәм, караганмын күккә
Әйт, нигә, яңа яуган карда ялгыз өзләр?

Соңгы тапкыр кузләремә карыйсың
Нидер сөйли йөрәгең, кулларыңда кар исе
Дәшмисең син миңа, тик барсыда аңлашыла
Сөю хисе үлде сыман, синең моңсу карашыңда
Карасыннар безгә өстән, коеп кайнар яшьләрен
Мәхәббәткә куярмын шәм, синсез ялгыз яшәрмен
Ике язмыш аерым янар, сүндерелгән учакта
Саубул, иркәм, диеп мине, соңгы тапкыр кочакла.
Кайчакта керә төшкә бергә төшкән сурәтләр,
Сагындыра шул мәхәббәт, тик “Сагынам!” - дип әйтмәм.
Үткән көннәргә кайту юк, хыяллану кирәкмәс, 
Китәм чиксез бушлыкка һич, моңсулыкны киңәйтмә.
Тирәнәйтмә яраларны, дәваласын мине вакыт 
Кабат булса иде, җаным, мәхәббәтнең хисен татып
Үзең китмә, мине туктат, мин бит әле дә синеке
Шул хакта хәтерләтә кулыңдагы кар исе

Припев:
Минем төшләремдә күтәрелеп өскә
Керфекләрем белән тия идем күккә
Өнемдә, мин оча белмим нигә?
Серле төшләремдә күтәрелеп өскә
Керфекләрем белән тия идем күккә
Өнемдә, мин оча белмим икән, әйт нигә?

Билгесезлек, өметләрне көчәйткәндә
Төнге шәһәр буйлап йөрим, кайтам диеп үткәннәргә
Авыр тынлык били мине, нигә безгә үпкәләргә?
Үткән бәхет өчен кирәк, яшьләр белән түләргә.
Бүлмәңдә минем тавыш, коткарачак сагыштан
Саташкан күбәләктәй, утка очам, калышма.
Тукталыштан сине эзлим, телим сине кичерергә
Менә кабат очыраштык, карлар яуган чәчләреңә.
Күзләреңдә минем сурәт, сакланылган сөю уты
Тутыр минем тормышымны, безнең бәхет якты булыр.
Үбәм синең иреннәрдән, тирәнәя кайнар сулыш,
Булыш минем йөрәгемә, сынатмасын безне язмыш.
Саклап калыйк мәхәббәтне, салкын яңгыр астында
Яннарыңда булмасам да, күперләрне яндырма.
Сагыш белән саубуллашып, күзләремә карыйсың
Уткәннәрне хәтерләтә, кулыңдагы кар исе.

Припев: 

Минем төшләремдә күтәрелеп өскә
Керфекләрем белән тия идем күккә
Өнемдә, мин оча белмим нигә?
Серле төшләремдә күтәрелеп өскә
Керфекләрем белән тия идем күккә
Өнемдә, мин оча белмим икән, әйт нигә?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Maybe Your Baby Stevie Wonder  Dam dam dam  Аркона лики  Mit verbundenen Augen Juli  Against The Grain Akon  Я превращаюсь в лед хаки  Etta James My Dearest Darling 
О чем песня
Axelle - Кар исе ( feat Ilgiz Shaihraziev)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен