Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Яшерен бүләк. Ходай шулай язгандыр инде безгә - Ике ярда яна ике язмыш... Үтеп бара гомерләр эчтән генә Бер-беребезне сөеп, сагынып. Кавышмады никтер гомер юллары, Без яр инде хәзер бүтәннәргә... Иң зур бүләк миңа, онытмасаң, Яннарыма килсәң туган көнемдә! Кушымта: Онытылып тора мәшәкатьләр, Кими төшә йөрәк әрнүләрем... Мизгелләрдән торган бәхетем өчен Рәхмәт булып тама күз яшьләрем... Ник санаулы икән бу минутлар? Ашыктыра кебек сәгать теле дә - Үтеп китте менә, сиздерми дә Сөю- назга тулы сихри мизгелләр... Кушымта: Онытылып тора мәшәкатьләр, Кими төшә йөрәк әрнүләрем... Мизгелләрдән торган бәхетем өчен Рәхмәт булып тама күз яшьләрем... Хисләремне йөрәктән җырга салам, Илтсен, диеп сиңа таң җилләре, - Иң кадерлем минем, көтеп алган Туган көнемнең яшерен бүләге! Кушымта: Онытылып тора мәшәкатьләр, Кими төшә йөрәк әрнүләрем... Мизгелләрдән торган бәхетем өчен Рәхмәт булып тама күз яшьләрем...