Учак яна (исполнитель: ♫ Гузель Уразова)
Агыйделнең ярларына Килдек учак ягарга; Айлы кичтә хәтер аша, Яшьлекләргә кайтырга. Учак яна, учак яна, Суларда- балкышлары... Учак түгел, йөрәк яна, Яшьлекнең очкыннары... Агыйделдә йөзгән чакта Чыкмыйм аргы ягына. Сөйгән ярым ялгыз кала Безнең учак янында... Учак яна, учак яна, Суларда- балкышлары... Учак түгел, йөрәк яна, Яшьлекнең очкыннары... Айлы кичтә син янымда, Агыйделнең ярында... Яшьлек ялкыны- җанымда, Синдәй ярым барында... Учак яна, учак яна, Суларда- балкышлары... Учак түгел, йөрәк яна, Яшьлекнең очкыннары...