Мин синеке генә булсын дисәң, Өмет-хыялларны акларсың. (исполнитель: Гузель Уразова)

Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда
Күрмәс диеп, җаным, уйлама.
Хатын-кызның күңелләре сизгер –
Син мәхәббәт белән уйнама!

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Көнләштерәм диеп тырышма син –
Мин көнләшмәм, сүнәр хисләрем.
Җил-давылда калган чәчәк сыман
Мәхәббәтем белән нишләрмен?

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың.

Икәү бергә караганда гына
Матур була туган иртәләр.
Үз кулыбыз белән кора күрмик
Үтеп чыга алмаслык киртәләр.

Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын.
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ен сонгы конырау Вальс  Сенин козин Музарт  Крисина си  Parys greg get sexy  Школьный выпускной Чжен  Подруга с днем рождения  T-ara-number 9  Martijn Ten Velden - I Wish You Would Whelan 
О чем песня
Гузель Уразова - Мин синеке генә булсын дисәң, Өмет-хыялларны акларсың.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен