Балан җыя әнкәй (исполнитель: Гузель Уразова)

Балан җыя әнкәй җырлый җырлый
Чәчкәйләрен җилләр тарата
Әллә инде әнкәй бу мизгелне
Барысыннанда ныграк ярата

Нигә генә үзең теләгенчә
Язып булмый икән язмышны
Балдай татлыларны язар идем
Алмас идем әрнү ялгышны

Гүя әнкәй тәлгәшләрне түгел
Ялгышларын җыя өзелә
Һәр тәлгәшне өзгән саен аңы
Йөрәккәе гүя өзелә

Нигә генә үзең теләгенчә
Язып булмый икән язмышны
Балдай татлыларны язар идем
Алмас идем әрнү ялгышны

Учларымда күпме әче балан
Язмышларын кебек әчелә
Шул баланнан белән бер сөйләшсәм
Күңелләрем никтер очыла

Балан җыя әнкәй җырлый җырлый
Бите буйлап ага күз яше
Юк әнием бу күз яше түгел
Әче татлы балан тәлгәше

Нигә генә үзең теләгенчә
Язып булмый икән язмышны
Балдай татлыларны язар идем
Алмас идем әрнү ялгышны
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Рыжий Кузя Домовёнок Домовёнок Кузя  Я тебя люблю по ночам не сплю Reggaer  До возвращения птиц 27-ой километр  Long Tall Sally старая но оч веселая  Градуси голая 
О чем песня
Гузель Уразова - Балан җыя әнкәй?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен