Сездә кала ярты җаныбыз (исполнитель: ♫ Гузель Уразова & Ильдар Хакимов)

Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да..
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.

Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең һәрбер таңыгыз.
Китсәк тә без ерак-еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Утлар сүнәр, ләкин йөрәкләрдә
Мәңге сүнмәс кебек бу хисләр.
Безне җыр канатында тибрәткән
Кабатланмас кебек бу кичләр.

Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең һәрбер таңыгыз.
Китсәк тә без ерак-еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.

Күрешербез әле тагын, дуслар,
Бирсен генә Ходай гомерләр.
Күрешербез, сезнең йөрәкләргә
Моңнар белән үреп күперләр.

Без китәбез, моңлы җырлар булып
Атсын сезнең һәрбер таңыгыз.
Китсәк тә без ерак-еракларга,
Сездә кала ярты җаныбыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
CAN I MAKE U MINE  Paul Giovanni Corn Rigs  Paul Giovanni Gently Johnny  Правая  Victoria best friend  Dan balan ljubi  All That I Got Is You Ghostface Killah 
О чем песня
♫ Гузель Уразова & Ильдар Хакимов - Сездә кала ярты җаныбыз?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен