Каенлы алан (исполнитель: ♫ Гузель Уразова)

Каенлы алан чакыра безне,
Сагына сезне алан.
Анда минем дусларым бар,
Ашкына күңел һаман.

Кайда гына булсам да
Сагынам каеннарны.
Шул аланда сагынам
Иң изге тойгыларны.

Тыңларга иде шунда барып
Ак каенның шаулавын.
Кайтмыйм әле тыңламыйча
Анда кошлар сайравын.

Кайда гына булсам да
Сагынам каеннарны.
Шул аланда сагынам
Иң изге тойгыларны.

Күңелләрне җилкендерә
Кичке каен шәүләсе.
Шул аланда сокланырлык
Ак каенның гәүдәсе.

Кайда гына булсам да
Сагынам каеннарны.
Шул аланда сагынам
Иң изге тойгыларны.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Дизель шоу песня про женщин за сорок  EA7 novella  Гузель уразова акции роза  Анама айнель бисенова  Айнель бисенова  Караоке Ишен Назаров апакем  Киын онай зируза  Madina mumtoz sev mani 
О чем песня
♫ Гузель Уразова - Каенлы алан?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен