Алтын жимеш (исполнитель: ♫ Зө-ләй-лә)

Җәннәт бакчасында йөрдем,
Җимеш агачы күрдем.
Түзә алмадым: шул агачтан
Алтын җимешен өздем.

Алтын җимеш – син икән,
Йөрәктән өзелеп төшкән,
Җан җылымның җылысы – син,
Ходаем сөеп биргән.

Бәхетеңнең чишмәләре
Диңгезләргә юл алсын.
Теләгән теләкләремә
Фәрештәләр кушылсын.

Алтын җимеш – син икән,
Йөрәктән өзелеп төшкән,
Җан җылымның җылысы – син,
Ходаем сөеп биргән.

Елмаясың, көләсең,
Миңа куллар сузасың,
“Әннә”, “әттә”, “әббә” дигәч
Яшәү яме бирәсең.

Алтын җимеш – син икән,
Йөрәктән өзелеп төшкән,
Җан җылымның җылысы – син,
Ходаем сөеп биргән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ты не тронешь сердце не тронешь  Белый снег За твоим окном Упадет  Толстый!  Детству  Последний звонок минусовка  Тишина наших русских полей 1985  Водка Градусы  Guf Под балконом 
О чем песня
♫ Зө-ләй-лә - Алтын жимеш?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен