Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Гашыйк булдым бер чибәргә: зәңгәр күлдәй күзләре,
Урман кебек керфекләре, балдай татлы телләре.

Әй, чибәрем, кыйгач кашым!
Бигрәк нурлы йөзләрең!
Йөзектәге асыл ташым,
Сине генә эзләдем.

Синең өчен мин әзермен кояшка да менәргә,
Йолдызлардан бина төзеп, шунда сине көтәргә.

Әй, чибәрем, кыйгач кашым!
Бигрәк нурлы йөзләрең!
Йөзектәге асыл ташым,
Сине генә эзләдем.

Сине генә мин яратам, сине генә сагынам.
Синең өчен генә яшим, синең өчен җан атам.

Әй, чибәрем, кыйгач кашым!
Бигрәк нурлы йөзләрең!
Йөзектәге асыл ташым,
Сине генә эзләдем.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Aron wright even i  11 Yess Pappa Rigos  Мин кунду  Helios Ours Everyday  Petre CRBL feat Adda  Джетлайф  Это дискотека века 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен