Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Әткәй-әнкәй белән туган җирне
Сайлап алмый җирдә берәүдә.
Сайлаганнан артык бер сабый бар
Яңа чишмә дигән биләүдә.

Әй, Акбүрем, бары синдә генә,
Бер кайгысыз балачакларым.
Исән булсам, ташламам нигезем.
Очанышың синең аклармын.
Нинди генә авыр заманда да
Югалтмаган халкым Кыйбласын.
Урман уртасына йортлар салып,
Җәннәт иткән бүре оясын.

Әй, Акбүрем, шифа йөрәгемә -
Төз йөртларың, бәбкә үләнең.
Колач җәеп, кертсә иде һәрчак
Имәнлегең, чишмә-күлләрең.
Усал түгел, ап-ак бүре бит син.
Мәчетләрең саклый бәладан.
Изге эшлар күчә балаларга,
Мирас булып, ата – бабадан

Әй, Акбүрем, синдә без гел сабый
Яшь калырбыз, йөзгә җитсәк тә.
Гап-гади бер авыл баласы без,
Кем булсак та, кайда йөрсәк тә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
One more fright minecraft parody  Wild nothing counting days  TTM 18 A4 ft Xpert ft Paster  Нуржан Толендиев-20 жас  The Little Mermaid Russian Cast  EVO за 5 минут 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен