-Егет жыры (исполнитель: ♫ Зө-ләй-лә)
Егет егетлеген итә: ат эчерә буранда. Әлләли-бәлләли! Ат эчерә буранда. Йөрәгем дә чыдый алмый – чыгып җырлыйм урамга. Ак бу затның ап-пагы ла ал чәчәкне таптамас. Әлләли-бәлләли! Ал чәчәкне таптамас. Егетләрнең акыллысы үз-үзен лә мактамас. Ай-hай, егет, бигрәк чибәр! Кылануың килешә. Әлләли-бәлләли! Кылануың килешә. Синең кебек матур егет морадына ирешә. Безнең йортта индер капка ачыла да ябыла. Әлләли-бәлләли! Ачыла да ябыла. Акылы булган егетләргә матур кызлар табыла.