Мэхэббэт шушыдыр (МИНУС) (исполнитель: Лилия Хамитова)

Мин сиңа карыйм да, 
Елларны саныйм да,
Гомернең узганын аңлыймын.
Тик яшьлек узмаган,
Узмаган ул заман,
Диеп мин үземне алдыймын.

Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәнгегә кушылыр.
Син – минем кадерлем,
Мин – синең бәгырең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.

Без яшьнәп туймадык,
Яратып туймадык,
Хисләрне тыймадык без бер дә.
Сөюдән исердек,
Барысын да кичердек,
Без – бергә, без – бергә, без – бергә.

Бер яндым, бер тундым,
Мин сиңа омтылдым,
Тик сиңа тартылам бүген дә.
Нэкъ кояш кебек син,
Елмаеп-көлеп син,
Балкыйсың гомерем күгендә.

Сиңа багышлап шигырләр яздым
Сиңа атап җырлар җырладым
Сиңа тәүге кат «яратам» дидем
Син бит бәхетем минем!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Because Of You C2C feat Pigeon John  Sarutari criminale  Black Sabbath Iron Man (Live)  Ты наш царь  Пионерлагерь пыльная радуга  Break the world nine lashes  Hightway to hell  WWE Chris Jericho 
О чем песня
Лилия Хамитова - Мэхэббэт шушыдыр (МИНУС)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен