Идел бит ул, тирән бит ул, (исполнитель: 149 --МИНУС)

Идел бит ул, тирән бит ул, 
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул.

Идел бит ул — бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.

Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә,
Минем кайгыларымны да
Алып кит дип, диңгезгә.

Су буйлары моңсу иде,
Без айрылган чагында;
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле тагын да.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Bertine Zetlitz Fake Your Beauty  Bertine Zetlitz Want You  Bertine Zetlitz Kiss Me Harder  Bertine Zetlitz Candy  - Скажи мне - Что мне делать сегодня  Love is bloom  Аргентина - Ямайка Пять - Ноль чайф 
О чем песня
149 --МИНУС - Идел бит ул, тирән бит ул,?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен