Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы, Әллә сөяркәме, (исполнитель: кем син????????)
Син көтмисең минем килүемне, Ә килгәндә кумыйсың... Мин дә сине сагынмыйм шикелле, Ләкин онытылмыйсың. Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы, Әллә сөяркәме, аңламыйм... "Яратам", -дип әйтергә теләмим, "Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм... Тикшермисең, гаеп эзләмисең, Үпкәләмисеңме син? Ләкин үзең минем хәлләремне Әйтмәсәң дә беләсең... Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы, Әллә сөяркәме, аңламыйм... "Яратам", -дип әйтергә теләмим, "Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм... Парлылар да көнләшәләр иде, Йөрәгебез тулмады. Буш вәгъдәләр биреп бер-беребезне Алдап йөргән булмады. Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы, Әллә сөяркәме, аңламыйм... "Яратам", -дип әйтергә теләмим, "Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм... "Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм... Кем син?