Су буенда учак яна - Зухра Шарифуллина (исполнитель: Минус)

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.

Кушымта:
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.

Кушымта:
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.

Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.

Кушымта:
Су буенда учак яна,
Хатирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
91 тобы  Слыш ты чо такая дерзкая  Обоже мама я схожу сума  Зейнеш суймеймин мен  Hug me BTS  Lilit qami  Растаял в тумане рыбачий 
О чем песня
Минус - Су буенда учак яна - Зухра Шарифуллина?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен