Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын. (исполнитель: ЗОЛЭЙЛЭ)

..."Хәзер кайтам" диеп киттең.
Кемнәр кисте юлларың?
Минем алтын йолдызымны
Кайсылары урлады?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Канатларым идең минем, 
Үткер сүзләрем идең. 
Әйтегезче, бөркетемә 
Кемнең күзләре тиде?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Кырлар буйлап сине эзлим, 
Минем өмет йолдызым. 
Хәзер кайтам дидең үзең. 
Ник калдырдың ялгызым?

Киттең, киттең, киттең, җаным.
Киттең кайтмас юлларга.
Тирән дәрьяларга түгел, 
Салдың тирән уйларга.

Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын. 
Бәгырем, йөргән эзләрең гел чәчәкләргә тулсын. 
Көмеш нурларга тулсын. 
Гөлчәчәкләргә тулсын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Смирнов дмитрий  Во благо нашей любви  228 это статья така  Mush up  Возми мою руку  А дзе ж тыя  Песня тайна  Домино кристи 2 часть 
О чем песня
ЗОЛЭЙЛЭ - Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен