Юкка түгел, юкка түгелдер.. (исполнитель: Ильфир Султанов)

Кая барма - җирдә матурлыклар.
Без шул җирдә туып-үскәннәр.
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп-киткәннәр.

Һәркемгә дә бирелмәгән дер ул
Яшнәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгеледер.

Бер үк кояш һаман караса да,
Бер үк булмый заман җилләре.
Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.

Һәркемгә дә бирелмәгән дер ул
Яшнәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгеледер.

Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,
Карлар ява, җилләр исәләр.
Син ышанма үзе өчен генә
Мине, әгәр, яши  дисәләр.

Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бер-беребезгә без кирәкбез икән,
Юкка түгел, юкка түгеледер.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Не любя Nастрой  СТРАНИЦЫ ГАМОРА  Игрооргии The last of us  Лазуритный Гном против Влада  Небеса без тебя В память борта  Она одна такая знаешь Boyvik BOUDOIR loc dog  Ман Дигар Ошики Ту Намешам Рохи 
О чем песня
Ильфир Султанов - Юкка түгел, юкка түгелдер..?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен