Рәхмәт синә язмышым (исполнитель: Салават (24 сезон))

Язмыш каратса карага,
Ак агырак күренер.
Аяз көннең кадерләрен
Давыл көннәр күрсәтер.

Кушымта:
Әй, язмышым, рәхмәт сиңа
Шушы бәхетем өчен.
Ачы-төчесен татытып
Татлысын биргән өчен.

Без югалтмый аңламыйбыз,
Тазалык – байлык икән,
Мал-мөлкәттән дә кыйммәтле,
Иң затлы бүләк икән.

Кушымта

Сөюсез яшәтеп Ходай
Сөюгә юл ярадыр.
Килгән кайгы, бәлки, безгә
Бәхеткә юл ачадыр.

Кушымта
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
La Baika ALLAH La Sharik ALLAh Nashid  Starscream feat Lostcause Original Mix DBMM  Shine Mollella Radio Edit 2011 DFM Deal  Alex Megane-Turn Me On (Picco Remix Edit)  Kyouran Kazoku Nikki Sekai de Ichiban Yabai Koi  Аманта Луна  Ах вот злодей  Badem terek CT Fevzi Bilalov 
О чем песня
Салават (24 сезон) - Рәхмәт синә язмышым?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен