АВЫЛ КИЧЕ...(мәңгелек җыр...) (исполнитель: ХАНИЯ ФАРХИ)

Авыл киче,сине сагынып,
Кайтам киткән эзләрдән.
Еллар үтте,тик без генә
Бераз гына үзгәргән.

Чишмәләрдә керләр чайкап,
Чәчемне тарыйм әле.
Синең белән авыл кичен
Бер кайтып урыйм әле.

Яннарымда син бар кебек,
Чишмә буена төшкәч.
Әйләнеп кайтыр күк яшьлек,
Салкын суларын эчкәч.

Чишмәләрдән сулар алсам,
Чиләгем тулар микән?
Әгәр кайтып сине күрсәм,
Күңелем булыр микән?

Яшьлек калган авыл кичен
Бергәләп үтик әле.
Сагыну тулган күңелләрнең
Йомгагын сүтик әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Dj Xiushka - арабская  Гомерем син  Mets hayq chkanq  Elvira T - Mame  Bye Bye Baby rus  Just name -к  Motto hade ni ne  On and On VIXX 
О чем песня
ХАНИЯ ФАРХИ - АВЫЛ КИЧЕ...(мәңгелек җыр...)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен