Ромашкалар. Җ. Гыйльманов көе, Р. Гатауллин сүзләре (исполнитель: Динә Рахметова)
Ромашкалар өзәсең дә Сорауларың бирәсең. Сөя микән, сөйми микән – Килә синең беләсең. Сөябезме, сөймибезме – Ромашка гына белә. Әйтелми калган хисләрдән Ромашкалар өзелә. Ромашкалар өзмәгез сез – Күзләрне төбәп күзгә Сөю хисләрен әйтегез, Тотмагыз үзегездә. Әйтеп бирә ромашкалар Сиңа булган хисләрне, Сөйгәнен хәзер беләсең, Алда нинди исәбең? Сөюләре мәңгелекме? – Ромашка бирмәс җавап. Хисләрне әйтергә кирәк Күзләргә туры карап.