"Бэйрэм буген!" (исполнитель: Юлия Чернова)

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! — Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын; — Ул киенгәндер! — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын; «Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген! Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» [bad word] [bad word]
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Teri meri Rahat fateh  Vessel Nine Inch Nails  Session Linkin Park  Wintersleep Nothing Is Anything  For No One The Beatles  Quand le rideau tombe  Wintersleep Saving Song  Step Up Linkin Park 
О чем песня
Юлия Чернова - "Бэйрэм буген!"?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен