"Оялма эле" (исполнитель: Равил Галиев һәм Резеда Шәрәфиева)
Битләреңнең сипкелләрен саныйм әле, саныйм әле, Сине көтеп олыгаям, бер туйганчы карыйм әле. Күзләремә карале бер-оялмале, оялмале, Никах төне үткәрүләр хыялмы әле, хыялмы әле? Сулар сибеп сүндермәче-яныйм әле, яныйм әле, Мәхәббәтнең ялкынында гомер буе калыйм әле. Үткән-кочкан җилгә очкан, Иренеңнән үбим әле. Оялганда кызарасың, күрим әле, күрим әле. Үтәр яшьлек-үкенмәсле булсын әле, булсын әле, Иреннәрең тәме белән хисләребез тулсын әле.