Су буеннан әнкәй кайтып килә (исполнитель: Зухра Сахабиева)

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Россия моя ты моя родина талисман  Sargis Avetisyan - Jan Jigyars  Go away jojo rose remix jojo rose feat constantine  Badem serabla dolu  Амина Ахмадова вай нохчи кант  Kabaneri of the Iron Fortress 
О чем песня
Зухра Сахабиева - Су буеннан әнкәй кайтып килә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен