Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Алларыңда озын юллар ята,
Ак йолдызлар ява уралып.
Шулай эзли-эзли төшләремне,
Тик бәхеткә генә юрадым.
Тик бәхеткә генә юрадым.

Ничек әйтим соң, ничек әйтим?
Төшләремдә сине күргәнне?
Син юраган ак йолдызлы юлның,
Хыялымда бергә икәнен.

Ак кар яуган бозлы тәрәзәгә,
Тик мин синең бердәнбер ишегең.
Сүнмәс синең, сүнмәс өметләрең,
Килер синең бердәнбер кешең.
Килер синең бердәнбер кешең.

Ничек әйтим соң, ничек әйтим?
Төшләремдә сине күргәнне?
Син юраган ак йолдызлы юлның,
Хыялымда бергә икәнен.

Гомерләрем синсез үтәр булса,
Төшләремне зинһар, сорама.
Озын юллар сиңа илтми икән,
Юрама син, бәхет юрама.
Юрама син, бәхет юрама.

Ничек әйтим соң, ничек әйтим?
Төшләремдә сине күргәнне?
Син юраган ак йолдызлы юлның,
Хыялымда бергә икәнен.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Rush Spindrift  Rush The Way the Wind Blows  Rush Faithless  Rush Good News First  Rush Distant Early Warning  Rush Afterimage  Rush Red Sector A  Rush The Body Electric 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен