Якын дусларсыз калмыйк Тормышның әлегә башы, (исполнитель: Гузаль уразова)
Тормышның әлегә башы, Мәхәббәте мәңгелек. Матур җырлар белән бизик, Бүләк итик изгелек. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Яшьлекне бергә каршылап Бергә озатыр өчен Ешрак күрешик, дусларым, Үкенеч калмас өчен. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Аралар ерак булса да Сез дусларны сагынам, Бергә йөргән вакытларны Уйлап сезгә талпынам. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк.