УЛЫМ,туган конен белэн сине... (исполнитель: Булат Зиганшин)
Көзнең бер матур көнендә Дөньяга аваз салдың, Ходаем тормыш юлыңда Сине озатып барсын. Кушымта: Таң йолдызым Ниязым Газиз улым син минем, Сөйкемле һэм акыллы Зирәк балам кадерле. Балачак хыялларың да Тормышта чынга ашсын, Язмышыңа хан булырдай Изге гомерләр язсын. Кушымта: Сине барлык кешеләр дә Яратып хөрмәт итсен, Гомер агышың улкаем Бәхеттә йозеп үтсен Кушымта: