Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Гомерем җәйләре үтеп китте Әкеренләп керәм көзләргә, Язмыш безне ник аерды икән? Хәзер соң бит назлар эзләргә. Кушымта: Ни әйтергә сиңа язмышым? Ни әйтергә сиңа язмышым? Сөю утларында яндырдың да Ялгызымны гына калдырдың. Ялгыз калдым, сине югалттым мин Шулай язылгандыр язмышлар, Сикәлтәле гомер юлларында Булганмы соң әллә ялгышлар? Кушымта: Еллар әкрен генә үткән саен Үкенечләр күбрәк арталар, Ялгызларга бигрэк яшәү авыр Җилләр төрле якка тарталар Кушымта: