Гашыйклар жыры (исполнитель: Салават Фатхетдинов)
Сиңа гашыйк булырмын дип, Карамадым уйлап та. Сөярмен дип уйламадым, Чынлап түгел, уйнап та. Суларга да чумдым инде, Мәхәббәтне җиңәлми. Син бит күктә, ә мин җирдә, Буем сиңа җитәлми. Суларга да чумдым инде, Мәхәббәтне җиңәлми. Син бит күктә, ә мин җирдә, Буем сиңа җитәлми. Йөрәк шуны аңлыймы соң? Ашкына һаман күккә. Күңел бит ул өметләнә Азга түгел, бик күпкә. Суларга да чумдым инде, Мәхәббәтне җиңәлми. Син бит күктә, ә мин җирдә, Буем сиңа җитәлми. Күпме йолдыз. Кайберләре Акрын гына сүрелә. Ник бу йөрәк буй җитмәслек Йолдызларга үрелә. Суларга да чумдым инде, Мәхәббәтне җиңәлми. Син бит күктә, ә мин җирдә, Буем сиңа җитәлми.