Бул янымда (минус, задавка by Arthur Gafarow) (исполнитель: Хания Фархи)
1. Килеп кердең моңлы бер яр булып, Тибрәндереп күңел кылларын. Канат куйдың минем хисләремә, Кулларымны алды кулларың припев Ярый әле сине очраганмын, Сайлаганмын сине яр итеп. Ходай безне шулай яраткандыр, Бер-беребезгә тиң һәм пар итеп 2. Шушы көннән икәү бергә булдык, Бергә кичтек тормыш диңгезен Кайгы-шатлыкларны бергә бүлдек, Икәү кордык гайлә нигезен припев 3. Син генәсең йөрәк түрләремдә - Яңа көнем синнән башлана. Яннарымда бул син, бәгеркәем - Күңел күзем төшмәс башкага! припев