Ярсулар (Альфред Якшимбетов музыкасы) (исполнитель: Фадис Ганиев)

Көнне - төнгә ялгый торган,
Арада кичләр була.
Ике йөрәк, сагыш утын,
Көйләүче хисләр була.

Ярсулар бар Иделдә дә,
Йөрәктә дә ярсулар.
Ага Идел, яр тутырып,
Миндә яр, син нәк шулай.

Кышны - җәйгә җайлый торган,
Арада язлар була.
Бәз күңелне җибетерлек
Ниндидер назлар була.

Ярсулар бар Иделдә дә,
Йөрәктә дә ярсулар.
Ага Идел, яр тутырып,
Миндә яр, син нәк шулай.

Чырны-чырга, чырный торган,
Арада еллар була.
Без күз ачып, йомган мизгел,
Ул безнең бәхет була.

Ярсулар бар Иделдә дә,
Йөрәктә дә ярсулар.
Ага Идел, яр тутырып,
Миндә яр, син нәк шулай.

Ярны - ярга кавыштырып,
Дулкыннар гына кага.
Киләчәккә өмет салып,
Такъялар суда ага.

Ярсулар бар, Иделдә дә,
Йөрәктә дә ярсулар.
Ага Идел, яр тутырып,
Миндә яр, син нәк шулай.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Mecano Bailando salsa  Mecano El 7 de septiembre  Mecano Naturaleza Muerta  Mecano Una rosa es una rosa  Tasha Baxter  Mecano Otro muerto  Mecano Aire  Mecano Barco a Venus 
О чем песня
Фадис Ганиев - Ярсулар (Альфред Якшимбетов музыкасы)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен