Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Өздереп бер карадың да
Яндырдың йөрәгемне.
Өздереп бер карадың да
Яндырдың йөрәгемне.
Хәзер белмим кайда басып,
Ни эшләп йөргәнемне.
Хәзер белмим кайда басып,
Ни эшләп йөргәнемне.

Сизмим түбәнгә төшкәнне,
Үрләргә менгәнемне.
Сизмим түбәнгә төшкәнне,
Үрләргә менгәнемне.
Күрмим нәрсә күргәнемне,
Белмим ни белгәнемне.
Күрмим нәрсә күргәнемне,
Белмим ни белгәнемне.

Хушны алып ут кабыздың,
Суып да сибәрсәңме?
Хушны алып ут кабыздың,
Суып да сибәрсәңме?
Су сипмәсәң беләсеңме
Көенеп кибәсемне?
Су сипмәсәң беләсеңме
Көенеп кибәсемне?

Ут чәчеп мин дә карасам
Хисеңне сөйләрсеңме?
Ут чәчеп мин дә карасам
Хисеңне сөйләрсеңме?
Мин янган утларда янсаң
Үзең соң түзәрсеңме?
Мин янган утларда янсаң
Үзең соң түзәрсеңме?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Rogor miyvarxar ansambli metexi  Тэленис  Playingtheangel  Bbiribbom Bberibbom  Peremoga  Mgzavrebi acharuli  Coster  XDASSLERx 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен