Ай былбылым (исполнитель: Татарская народная песня)
Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы; Таң алдыннан чут-чут килә Сандугачлар тавышы. Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделдә таң ата; Таңнар ата, өзелә үзәк, Җырлата да елата. Ай былбылым, вай былбылым, Кунып сайрый талларга; Синең хакта серләремне Сөйлим сандугачларга