Ул сине ярата (Ришат Галимов сузлэре) (исполнитель: Ильнур Гиниятуллин)
Ул сине ярата... Бик сагынган чакларда, Күңел тулган мизгелләрдә, Күзләр яшькә тулса да, Син янасың эчтән генә... Кушымта: Күзенә кара – Алар алдамас! Ярата бит ул сине! Бәхет шул инде – Ихлас сөюне Какма кире... Болытлы көннәреңдә, Дөм караңгы салкын төндә, Ниләр генә булса да, Син тоярсың – ул янәшә! Кушымта: Күзенә кара – Алар алдамас! Ярата бит ул сине! Бәхет шул инде – Ихлас сөюне Какма кире... Матур сүзләр сорама – Йөрәгендә аның ялкын Сүзләр белән әйтеп булмас... Тик бар караш – син аңларсың! Кушымта: Күзенә кара – Алар алдамас! Ярата бит ул сине! Бәхет шул инде – Ихлас сөюне Какма кире... 31.08-04.09.2008 Ришат Галимов